«Өмет Яры» үзәгендә “Язгы матурлык Гүзәле – 2018”

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Кичә Менделеевск «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Язгы матурлык Гүзәле – 2018” конкурсы узды. Чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

Психолог Н.Маснавиева һәм социаль эш буенча белгеч Н.Дьячкова күңелле конкурслар, уеннар һәм биремнәр әзерләделәр.

Жюри лаеклы рәвештә катнашучыларны сынады. Аларга татлы призлар һәм грамоталар тапшырылды.

Бәйрәм программасы Халыкара хатын-кызлар көне белән котлау сүзләре белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International