Бөгелмәдә "Карьерный навигатор" еллык марафоны башланды

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Кичә Бөгелмә шәһәре Төзелеш-техник көллияте базасында «Карьерный навигатор» һөнәри юнәлеш бирүче марафон башланды. Чара өченче мартка кадәр дәвам итәчәк.

Әлеге чараның төп максаты – һөнәри белем бирүнең актуальлеге дәрәҗәсен үчтерү, инженер белгечлекләре һәм эшче һөнәрләрен популярлаштыру.

Иртәгә марафон Бөгелмә аграр көллиятендә дәвам итәчәк, аннары Бөгелмә машина төзелеше техникумыны күчәчәк.

Барлыгы марафонда 1190дән артык кеше катнашыр дип көтелә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International