Беренче язгы бәйрәм озын ял көннәре белән билгеләнде

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмаларның күпсанлы мөрәҗәгәтенә җавап итеп, түбәндәгене хәбәр итә.

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне – эшләми торган бәйрәм көн.

Шулай итеп, 2018 елда биш көнлек эш атнасында 8, 9, 10 һәм 11 март көннәре ял көннәре булачак. 7 мартта эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, 23, 24 һәм 25 февраль көннәре ял көннәре булачак. Шул ук вакытта 22 февральдә эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International