“Тылсым” үзәге белгечләре “Рассвет” прогрммасы буенча эшен дәвам итә

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре ведомствоара  “Рассвет” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендә йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде. Очрашуның темасы: “Йөкле хатынкызның сәламәт яшәү рәвеше”. Очрашу кысаларында максатчан төркем белән хатын-кызлар йөкле  вакытта сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында  әнгәмә  корылды, буклетлар өләшенелде.

Утырышта уздырган чараның максаты: "адреслы" хәбәрдәр системаны булдыру,  яшьләр һәм яшь гаиләләрдә булган педагогик, юридик, проблемалар, мәсьәләләр күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты - яшь гаиләләргә гаилә төзүне  планлаштыру буенча ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International