Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар арасында эчкечелекне профилактикалау максаты белән Менделеевск «Өмет Яры» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре профилактик әңгәмә үткәрде.
Күпчелек социаль хезмәт алучылар буш вакытын чигу, бәйләү, кроссворд чишү, китап уку артында үткәрә. Яраткан эш начар уйлар һәм гадәтләрдән арындыра.