Арча үзәк китапханәсендә “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәге балалары өчен Ленинград блокадасының 75-еллыгы уңаеннан чара уздырылды. Анда балалар И. Миксонның “Жила, была” китабы белән таныштылар. Бу китапта Ленинградта яшәүче гади кыз Таня Савичеваның сугыш вакытындагы авыр тормышы, аның чиксез кайгылары турында язылган.
Оештыручылар фикеренчә, мондый чаралар балаларны илебезнең үткән тарихы белән таныштыра һәм патриотик хисләр тәрбияли.