Узган җомга көнне, 19 гыйнварда, Зәй мәшгульлек үзәге вәкилләре «Зәй металл конструкцияләр заводы» АҖ белгечләре белән очраштылар.
Очрашу барышында таркаулык, икътисадый торыш, киләчәккә планнар хәл ителде. Моннан тыш, эш белән тәэмин итү хезмәтенә мәгълүмат бирү, эш бирүчеләрнең хокуклары һәм бурычлары өлешендә аңлатма бирелде.
Алга таба социаль яклауга аеруча мохтаҗ булган гражданнарны эшкә урнаштыру, мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен эш урыннары булдыру мәсьәләсе каралды.