«Сделай выбор!» һөнәри юнәлеш бирү буенча программасын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә «Возрождение» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тегү эше мастеры белән очрашу узды.
Белгеч әлеге өлкә хезмәткәрләренең таләпләре, аларны функциональ өлеше турында сөйләде.
Чара ахырында «Кыш Бабай Остаханәсе» ачу тантанасы узды. Балалар һәм әти-әниләр бик теләп яңа ел символы – чыршы ясауда катнашты.