Бүген Лаешта халыкны эш белән тәэмин итү һәм мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең җитәкчеләре һәм җаваплы белгечләре катнашында 2018 елга яшүсмер-инвалидларга һөнәри юнәлеш бирү буенча планын төзү буенча түгәрәк өстәл утырышы узды.
Эш барышында уртак эшчәнлек күләме, социаль хезмәт алучылар саны ачыкланды.
Тернәкләндерү үзәге социаль педагогы Татьяна Сагитова сүзләренчә, әлеге эшчәнлек эшкә яраклы яшь буынның һөнәри билгеләү мәсьәләдә төрле структура һәм ведомстволарның эшен координацияләргә булыша.