Яр Чаллыда физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга һөнәри юнәлеш күрсәтү һәм эшкә урнаштыру мәсьәләләрен карадылар

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

2017 елның 17 ноябрендә Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгендә түгәрәк өстәл утырышы узды. Ул ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.Ә. Зарипова тарафыннан 2017 елның 10 ноябрендә расланган, физик мөмкинлекләре чикле яшь гражданнарны эшкә урнаштыру һәм аларга һөнәри юнәлеш күрсәтүне үз эченә алган Комплекс планын тикшерүгә багышланган иде. Аның нигезендә күтәрелгән мәсьәләдә мәшгульлек үзәге һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмаларның бер-берсе белән хезмәттәшлек итүе ята.

Түгәрәк өстәлнең эшендә мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова, инвалидларны реабилитацияләү үзәге директоры Юлия Ивахина, физик мөмкинлекләре чикле яшүсмерләрне реабилитацияләү үзәге “Кояшкай” директоры Мария Белова, халыкка социаль хезмәт күрсәтү Комплекс үзәге “Доверие” директоры Эльвира Мифтахова, яшүсмерләр һәм балалар өчен социаль ятимнәр йорты директоры Дамир Ханзаров, тору урыны һәм шөгыле булмаган кешеләр өчен социаль күнегү үзәге “Перекресток” директоры Гөлнара Мифтахова, 85нче номерлы психологик-медицина-социаль озату үзәге директоры Елена Егорова һәм Яр Чаллы шәһәре яшьләр белән эшләү һәм укыту идарәсенең һөнәри үсеш секторы җитәкчесе Лилия Миннеханова катнаштылар.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар Комплекс планының һәр пунктын җентекләп өйрәнделәр һәм түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча алга таба физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга һөнәри ориентация бирүне уртак оештыру турында килешүләргә кул куярга кирәклеге турында нәтиҗә ясадылар. Шулай ук катнашучылар 2018 елда кварталга бер мәртәбә, физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга, физик мөмкинлекләре чикле балаларга һөнәри ориентация күрсәтүгә һәм аларны эшкә урнаштыруга багышланган түгәрәк өстәлләр оештыруны да планга керттеләр. Моннан тыш, утырышта оешма-партнерлар арасында мәшгульлек мәсьәләләренә кагышлы һәм инвалидларны социаль яклауга корылган дәүләт хезмәтләре турында информацион эшчәнлек темасы да күтәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International