Вакантлы эш урыннары ярминкәсе нәтиҗәләре буенча эшкә урнаштыру өчен 122 юнәлеш бирелгән

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Узган шимбәдә «Южный» сәүдә-күңел ачу үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 2580 кеше килде.

Эш эзләүчеләр белән очрашуга Казан шәһәренең 22 предприятиесе кадрлар хезмәте вәкилләре һәм Яр Чаллы «НЗМК-Монтаж» ҖЧҖ килде. Барлыгы килүчеләргә 18 мең вакансияләр турында мәгълүмат тәкъдим ителде.

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре мәшгульлек, хезмәт, дәүләт гарантияләре, һөнәри белем бирү мәсьәләләре буенча консультация хезмәте күрсәтте. Шунысын да әйтергә кирәк, гражданнарны аеруча пенсионерларны укыту соравы кызыксындырды.

Чара йомгаклары буенча 122 кеше эшкә урнашу өчен юллама алган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International