"Россия Балалары" ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясе кысаларында Зәй "Шатлык" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә үзәк психологы төркемле чара үткәрде.
Катнашучылар булып ведомствоара социаль карамакта булган гаиләләр торды.
Дәрес башында начар гадәтләр: тәмәке, эчкечелек, наркомания темасына әңгәмә-дискуссия үткәрелде. Балалар һәм әти-әниләре чарада актив катнаштылар, үз фикерләрен җиткерде.
Алынган белемне ныгыту өчен катнашучылар төсле кәгазьдән агач ясады.