Узган җомгада, 17 ноябрь көнне, Ютазы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды.
Чарада район һәм Октябрьский шәһәренең 9 эш бирүчесе катнашты: «Электросоединитель ААҖ, МУП «Уруссинское предприятие по благоустройству и озеленению», «Уруссинский электромеханический завод» ҖЧҖ, «Уруссу-Водоканал» ҖЧҖ, «Отдел образования Исполнительного комитета Ютазинского муниципального района», ОЗНА г.Октябрьский ААҖ, «Таргин Механосервис» ҖЧҖ Октябрьский ш., «РН-Транспорт» ҖЧҖ Октябрьский. Кадрлар хезмәте 97 вакансия тәкъдим итте.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 56 кеше булды, шуларның 15се алга таба эшкә урнашу өчен анкета тутырды. Чара йомгаклары эшкә урнаштыру өчен 5 юнәлеш бирелде.