Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар татар эстрадасы йолдызлары белән чыгыш ясаячак

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Казанда Әниләр һәм Халыкара инвалидлар көненә багышланган “Үзенчәлекле балаларның аналарына” дигән хәйрия концерты узачак.

Чараны оештыручы Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән "Нарасый" ДЦП һәм терәк-хәрәкәт аппараты бозулары белән авырган балаларга ярдәм итү” Фонды булды.

Программа кысаларында татар эстрадасы йолдызларының чыгышы планлаштырылган.

Чара 2017 елның 23 ноябрь көнендә “Пирамида” күңел ачу үзәгендә Мәскәү ур., 3 адресы буенча уздырылачак. Башлана 19.00 сәгатьтә.

Шунысын да әйтергә кирәк, җыелган акчаларга "Кояшлый" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тоз бүлмәсе ачылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International