Бүген Буа муниципаль районында сукырлар көненә багышланган бәйрәм концерты үтте

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Бу көнне район ял итү үзәгенә күрү буенча инвалидлыгы булган 197 кеше чакырылган иде. Катнашучыларны сәламләргә социаль мәсьәләләр буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Л. Садретдинова, Буа муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Л. Камалова, Буада РФ Пенсия фонды идаресе начальнигы Р.Җәләлов һәм иҗтимагый оешмалар килде.

Кунакларга концерт программасы әзерләнгән иде. Артистлар инвалидларга уңай хисләр, яхшы кәеф бүләк иттеләр.

Чара кысаларында, инвалидларга, шулай ук, матди ярдәм күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International