"Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты педагоглары мәктәпкәчә яшьтәге балаларны уңышлы тернәкләндерү өчен анималотерапия куллана.
Әлеге терапиянең максаты булып эмоциональ аралашу тора.
"Бу юлы приют карамагындагы балаларга кунакка флора һәм фауна вәкилләре килде: ташбака Нюша һәм әкәм-төкәм Улька. Үз чиратында балалар хайваннарны ашатты", - ди тәрбияче Наилә Шәйхуллина.