8 ноябрь көнне «Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. «Наз» үзәге директор урынбасары Фәния Йосыпова хезмәткәрләрнең эш сыйфатын тикшерү турында сөйләде. Социаль эш буенча белгече Гүзәл Калимуллина Казанда үткән социаль эш белгечләренең квалификация күтәрү курслары турында мәгълүмат сөйләде.
Оештырылган уку социаль һәм медицина хезмәткәрләрнең белемен арттыра, өлкәннәр белән уртак тел табу һәм аларны хөрмәт итәргә өйрәтә.