Татарстан Республикасы делегациясе Искә алу парадында катнашты

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Бүген, 7 ноябрьдә, Самарада 1941 елда Куйбышевта сугышчан парадына багышланган Истәлек Парады узды.

Билгеләп үтик, ел саен Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы әлеге парадта катнашырга Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовны җибәрә. Татарстан делегациясенә шулай ук ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, "Бердәм Россия" бөтенроссия сәяси партиясенең татарстан бүлекчәсе һәм "Яшь гвардия" Кадет мәктәп-интернат укучылары керде.

Тарихи техника күргәзмәсе, кыр кухнясы һәм тематик палаткалар Куйбышев мәйданында булды. Шәһәр кунаклары өчен хәрби-патриотик программалы концерт тәкъдим ителгән иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International