Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар алдында үзәк район хастаханәсенең табиб-неврологы Наталья Демидова "Инсультны профилактикалау" темасына лекция белән чыгыш ясады.
"Бик еш авырулар үзләре дә, алар янәшәсендә булган кешеләр дә, инсульт булуы турында шикләнми", - дип билгеләп үтте лектор.