"Веста" үзәге карамагындагыларны сабырлык һәм хезмәт төшенчәләре белән таныштырдылар

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Балалар һәм яшүсмерләр арасында караучысызлыкны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Ольга Плаксина төркемле дәрес үткәрде.

Чарада катнашучылар арасында социаль ярдәм алучы 9-11 яшьлек 19 бала булды.

Социаль педагог дәресне "Ни өчен кеше укый?" дигән сорау белән башлап җибәрде. Аның барышында балалар мәктәп предметлары, билгеләр, күпме сыйныф тәмамларга кирәк дигән мәсьәләләрне кузгатты.

Ахырда балалар лаеклы һөнәр алу өчен мәктәптә яхшы укырга кирәк дигән нәтиҗә ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International