"Веста" үзәгендә экстремизм һәм терроризмны кисәтүгә багышланган чара узды

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча эш кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән балалар арасында "Юк - террорчылыкка" дигән чара үткәрде.

Чараның максаты булып иҗтимагый аң һәм гражданлык позициясе формалаштыру, шулай ук экстремизм, террорчылыкны профилактикалау.

Чараның башында балалар белән "Нәрсә ул терроризм һәм экстремизм" дигән әңгәмә үткәрелде. Аннары белгеч видеофильм карарга тәкъдим ясады. Филь караганнан соң, аның турында фикер алышу узды.

Чара ахырында балаларга буклетлар өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International