Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Алтын көз" темасына рәсем күргәзмәсе узды. Үз эшләрен өлкән төркем тәрбияләнүчеләре әзерләде.
Балалар якты һәм матур рәсемнәр ясаган, көзге табигатьне сурәтләгән.
"Көз – елның бик матур фасылы, - дип саный тәрбияче Гүзәл Сиразетдинова, - ул күзләрне шатландырып кына калмый, балаларга соклангыч тормыш тоярга ярдәм итә”.