“Шатлык” приюты педагогы тәрбияләнүчеләрдә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли

2017 елның 20 октябре, җомга

Иҗтимагий педагог Закалова О.Ю. балаларны патриотик тәрбияләү нигезендә “Безнең якташлар батырлыгы” дигән чара үткәрде.

Чарада Питрәч  җирлегеннән 6785 кешенең сугышка китүе, аларның 5685 ның үлүе һәм хәбәрсез югалуы, сугышта кылган батырлыклары, җиңүгә зур өлеш керткән Советлар Союзы Геройлары: Брест крепосте легендасы П.М. Гаврилов, В.И.Осипов, Г.К. Камалиев Днепр кичүен кичкән батырлар турында сөйләнде.

Сугыш хәтирәсе  аша балаларда үткәндә, Ватанны  саклаучыларга хөрмәт тәрбияләнә. Үзеңнең үткәнеңне, батырларыңны белмичә, балаларга рухи тәрбия биреп булмый бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International