Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “2017-2019 елларга халкының наркотиклашуын кисәтү” максатчан программасы гамәлгә ашырыла.
Әлеге программа кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Биектау үзәк район хастаханәсе наркологы белән Шәпше һәм Коркачык гомуми белем бирү мәктәпләрендә тематик чаралар оештырды.
Нарколог наркоманияне кисәтү турында әңгәмә үткәрде. Социаль педагог видеоматериал күрсәтте.