18 эшсез мамадышлы социаль адаптация дәресендә катнашты

2017 елның 13 октябре, җомга

2017 елның 12 һәм 13 октябрь көннәрендә Мамадыш эш белән тәэмин итү үзәгендә Казан шәһәре "Бинк" социаль-эш клубы белгече Алсу Вылегжанина эшсез гражданнарны социаль адаптацияләү буенча дәресләр үткәрде.

18 эшсез граждан актив, мөстәкыйль эш эзләү, резюме төзү, эш бирүчеләр белән эшлекле әңгәмә үткәрү күнекмәләре алды.

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре сүзләренчә, әлеге дәресләр эш эзләү вакытын кыскартырга ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International