"Мин-патриот" клублары эше кысаларында Баулы "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль педагоглары балалар өчен "Өмәт" мәчетенә экскурсия оештырды.
Әлеге чараның максаты булып балаларда үз милләте һәм башка милләтләргә карата хөрмәт хисе тәрбияләү, дин нигезләрен формалаштыру торды.
Шулай ук чара барышында карата башка дин кешеләренә карата кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында да сүз алып барылды.