Лениногорскида 2017 елның 9 аенда Эксперт советы әгъзалары 17 эшмәкәрне тикшерде

2017 елның 13 октябре, җомга

Лениногорск мәшгульлек үзәге Эксперт советы әгъзаларының 2015-2016 елларда үз эшен ачып җибәрү өчен субсидия алган эшмәкәрләрнең бизнес планнарын тикшерү буенча эше дәвам итә.

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре сүзләренчә, эш урынына чыгып аны тикшерү программаны тормышка ашыруда аерылгысыз өлеше булып тора. Шулай ук эшмәкәрләр үз уңышлары, проблемалары белән уртаклаша, алга таба да бизнес үсеше турында мәгълүмат ала.

Агымдагы елның 9 аенда Экспертлар советы әгъзалары 17 эшмәкәрдә булдылар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, хокук бозулар теркәлмәгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International