Кичә, 10 октябрь көнне, Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм "Эрудит-Селдом" хосусый мәгариф учреждениесе белгечләре "Кама Таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән һөнәри юнәлеш бирүче чара оештырды.
Чарада, 14 яшьтән 15 яшькә кадәрге 3 кыз һәм 1 малай катнашты.
Очрашу барышында белгечләр Менделеевск районында мәгълүмат хезмәт базарындагы хәл, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте бирә торган дәүләт хезмәтләре турында сөйләделәр.
Чара ахырында барлык катнашучыларга да һөнәри мәсьәләләр турында буклетлар һәм брошюралар таратылды.