Казанга мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру турында фикер алышырга Австриядщн делегация килде

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанда бу минутларда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру буенча Россия-Австрия 24 нче пленар утырышы уза.

Чарада Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау Министрлыгының социаль яклау һәм демография сәясәте Департаменты директоры Светлана Петрова, Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының инвалидлар эшләре буенча Департаменты директоры Анна Гусенкова, Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Премьер-министры Васил Шәйхразиев, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, башкарма хакимият органнары вәкилләре һәм җитәкчеләре һәм башкалар катнаша.

Австриядән инвалидлар хокуклары буенча докторы Гансйорих Хофер, хезмәтләр Берлеге сәламәтлек саклау һәм социаль бүлеге башлыгы, доктор Польшада Экер, Һөнәри-тернәкләндерү үзәге төбәк директоры Вероника Раванелло катнашачак.

Татарстан Республикасында 288 191 инвалид яши, шул исәптән 14 662се инвалид бала. Эшкә яраклы инвалидлар саны гомуми инвалидлар саныннан 29%ны тәшкил итә, ягъни 81,3 мең кеше.

4 ел эчендә һөнәри юнәлеш бирү эше 500 кеше күрсәтелде, 150 инвалидка эшкә урнаштыруда булышлык күрсәтелде.

2017 елның 8 ае эчендә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш эзләү максаты белән 2720 инвалид мөрәҗәгать иткән, шулардан 1508 кеше, ягъни 55,4%ы эшкә урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International