"Көзге игелек атнасы" акциясе кысаларында Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Г. И. Фатхутдинова белән берлектә туризм һәм экологик белемнәр Көненә багышланган чара үткәрделәр.
Әлеге чараның максаты – балалар игътибарын экологик проблемаларына юнәлтү, үз шәһәр тирәлеген саклау.
Акция кысаларында балалар "Такыя чишмэ" чишмә территориясен чүп-чардан чистартты. Социаль педагоглар сак караш тәрбияләү кирәклеге турында әңгәмә үткәрде.