Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,59% күрсәткечен тәшкил итте

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 19 нчы сентябрь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 173 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 36 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,59% күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 37 591гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 4359 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,32 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 702 кеше эшсез дип танылган, шуларның 645е – моңа кадәр хезмәт куйган. 64 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International