Татарстан башкаласы һәм моношәһәрләрдә эшсезләр саны үзгәрде

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 3900 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 68 кешегә азрак.

Шулай ук, Алабуга һәм Кама Аланында эшсезләр саны кимегән.

Моның белән беррәтән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Чистайда һәм Менделеевскта рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан. Бүгенге көндә әлеге моношәһәрләрнең мәшгульлек үзәкләрендә 1151, 993, 446, 370 һәм 81 эшсез кеше исәптә тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International