Стратегия-2030

Хөрмәтле республика халкы!

Без барыбыз бергә эшләгән Татарстан Стратегиясе-2030га быел 3 ел тула. Стратегияне раслау турындагы закон нигезендә (17.06.2015, № 40-ТРЗ) 3 елга бер тапкыр, кирәк булганда, аңа төзәтмәләр кертү каралган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә Стратегиягә-2030га үзгәрешләр кертү буенча эш алып барыла. Беренче чиратта, ул Россия Федерациясе үсешенең 2035 елга кадәр эшләнә торган стратегиясенә туры килергә, шулай ук үсеп килүче цифрлы икътисадның барлыкка килә торган технологияләрен исәпкә алырга тиеш.

Республика үсешенең озак сроклы ориентирларын тулы чагылдыручы документ алу өчен, бу эштә барлык кызыксынган якларның да катнашуы кирәк.

Владимир Владимирович Путин әйткәнчә, 2008 елда ук «2020 елга кадәр Россия үсеше стратегиясе турында» Дәүләт Советының киңәйтелгән утырышында «... безнең озак вакытлы ориентирлар барлык кешеләргә дә аңлаешлы булырга, ил гражданнары тарафыннан хупланырга тиеш».

Шуңа күрә безгә Сезнең фикерегез бик мөһим. Республиканың һәр кешесенә аның киләчәген билгеләүдә катнашу мөмкинлеге бирелә.

Моның өчен Стратегия-2030 сайтына керергә кирәк (tatarstan2030.ru «Стратегия турында фикер алышуларда катнашыгыз» бүлегендә үз тәкъдимнәрегезне калдырырга мөмкин.

Безнең уртак эшебез яңа алгарышлы китеш карарларны гамәлгә ашыруны һәм гомумән Татарстан Республикасының глобаль көндәшлелеккә сәләтлелеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Соңгы яңарту: 2019 елның 19 сентябре, 16:45

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International