«2021 елда социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерциячел булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алуга республика конкурсын үткәрү турында» темасына брифинг
13.08.2021

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХЕЗМӘТ, ХАЛЫКНЫ ЭШ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ ҺӘМ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ

ПРЕСС-РЕЛИЗ

Үткәрү вакыты:

Үткәрү урыны:

2021 елның 13 августы, 13.00 сәг.

«Татар-информ» МА

Чараның исеме:

«2021 елда социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерциячел булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алуга республика конкурсын үткәрү турында» темасына брифинг

Социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерциячел булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алуга республика конкурсы 2010 елдан бирле үткәрелә. Ел саен конкурста 200гә якын социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешма катнаша.

11 ел эчендә конкурска 1 864 социаль әһәмияткә ия проект тәкъдим ителгән, шуларның 720 проекты җиңүче дип табылган. Аларга 128 млн сумлык финанслау каралган. 2018 елдан башлап конкурсны оештыру һәм үткәрү өчен 20 млн сум каралган иде. 2020 елда грантның уртача күләме 263 мең сум тәшкил итте.

2021 елда, Президент грантлары фонды тарафыннан Россия Федерациясе субъектларында коммерциячел һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга конкурс нигезендә ярдәм күрсәтүгә чыгымнарны финанслауны исәпкә алып, бәйгенең грант фонды 40 млн сум тәшкил итә.

2021 елгы конкурсның үзенчәлеге – аны цифрлаштыру. Хәзер гаризалар һәм документлар электрон формада, «Грантовый конкурс» мәгълүмат системасы аша тапшырыла (грантытатарстана.рф).

Быел конкурста катнашу өчен гаризалар 9 августтан 10 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Конкурска 10 социаль әһәмиятле юнәлешнең 45 номинациясе буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыруны күздә тоткан коммерциячел булмаган оешмалар проектлары тәкъдим ителергә мөмкин. Быел яңа юнәлеш тә бар – «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе».

Бер коммерциячел булмаган оешма социаль әһәмияткә ия булган бер генә проект тәкъдим итә ала.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат Министрлык сайтында, «Конкурслар һәм акцияләр» бүлегендә урнаштырылган (mtsz.tatarstan.ru).

Кирәк булган очракта, конкурсантлар республикада эшләүче ресурс үзәкләре белгечләреннән консультация алырга мөмкин. Алар турында мәгълүматны Татарстан Республикасының коммерциячел булмаган оешмалары порталында табарга мөмкин (nkort.ru).

2021 елның 16, 17, 18 август көннәрендә 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча ресурс үзәге һәм Казан (Идел буе) федераль университеты «Грантрайтинг: социальный проект ближе, чем Вы думаете» дигән семинарлар сериясен үткәрәләр. Чара бушлай, әмма алдан теркәлү сорала: https://ciss-rt.timepad.ru/event/1734443/#register.

Уңышлы проектлар 

«ТОРОС» Татарстан төбәк иҗтимагый инвалидлар оешмасы проекты Татарстан халыклары әкиятләре нигезендә күрү буенча инвалидлар өчен махсус форматта рельеф-график иллюстрацияләр һәм тифлокомментарийлар белән комплекслы басмалар эшләүгә һәм чыгаруга юнәлдерелгән.

267 624 сум күләмендә бүлеп бирелгән грант кысаларында бастырылып чыккан 120 китап Сукырлар өчен республика махсус китапханәсенә тапшырылды.

«Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге проекты җәмәгатьчелек игътибарын көндәлек тормышта героик гамәлләр кылган Татарстан Республикасы халкына, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе таралган чорда эшләүче медицина хезмәткәрләренә һәм волонтерларга җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Грант күләме 310 982 сум тәшкил итте. 2020 елда 64 кеше бүләкләр алган: 17 безнең чорның герое, 14 яшь герой, 23 табиб һәм 10 волонтер.

«Гаилә канаты астында» ТР Төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан 314 418 сум күләмендә грант акчасына 36 ялгыз ветеранга социаль-көнкүреш, психологик һәм гериатик ярдәм күрсәтелде, аларның ялы оештырылды.

«Жемчужина Татарстана» Инвалидларга ярдәм итү төбәк иҗтимагый оешмасы җиденче тапкыр инвалид хатын-кызлар арасында республика конкурсы үткәрде. Анда 11 кеше катнашты. Алар өчен психолог һәм мотивацион спикер белән консультацияләр, мастер-класслар, фотосессияләр оештырылды, катнашучыларның тормышы һәм мавыгулары турында видеовизиткалар төшерелде, иҗади номерлар әзерләнде. Грант суммасы 276 619 сум тәшкил итте.

«Татарстан Республикасы армия, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыяте» Төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы грант акчалары хисабына (107 800 сум) Алабуга, Әлмәт, Чистай, Буа, Питрәч һәм Казанда «Безнең Җиңү» дигән күргәзмә оештырды. Ул Бөек Ватан сугышының билгеле бер чоры турында сөйләүче дүрт аерым зонадан тора. Проект чараларында 250 кеше катнашты.



Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International