«Хезмәтне саклау өлкәсендә Россия Федерациясе законнарындагы үзгәрешләр турында» темасына брифинг
03.08.2021

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХЕЗМӘТ, ХАЛЫКНЫ ЭШ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ ҺӘМ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ

ПРЕСС-РЕЛИЗ

Үткәрү вакыты:

 

Үткәрү урыны:

2021 елның 3 августы, 10.00 сәг.

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты

Чараның исеме:

«Хезмәтне саклау өлкәсендә Россия Федерациясе законнарындагы үзгәрешләр турында» темасына брифинг

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 2020 елда республика җитештерүләрендә 408 кеше зыян күргән (2019 елда – 489 кеше, 16,6 % кимегән).

2020 елда җитештерүләрдәге имгәнүләр дәрәҗәсе буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстан Республикасы иң яхшы күрсәткечләрнең берсенә ия – 1000 эшчегә исәпләгәндә 0,7 һәм, Пенза өлкәсеннән (1 урын) һәм Чуваш Республикасыннан кала (2 урын), субъектлар рейтингында 3 урынны алып тора. Бу күрсәткеч Россия буенча уртача күрсәткечтән 32 % кимрәк, ул 1000 эшләүчегә 1,03 зыян күргән кешене тәшкил итә.

2020 ел нәтиҗәләре буенча республикада кеше үлеменә китерггән имгәнүләр дәрәҗәсе 1000 эшчегә 0,038 тәшкил итте, бу Россия Федерациясе буенча шул ук күрсәткечтән 15 % кимрәк (1000 эшләүчегә 0,045).

Бәхетсезлек очракларының сәбәпләре:

- технологик процессны бозу;

- шәхси саклану чаралары белән файдаланмау яки тәэмин ителмәү;

- хезмәтне саклау таләпләрен һәм хезмәт дисциплинасын бозу;

- планлы-кисәтү ремонтлар срокларын үтәмәү;

- төзексез җиһазларны эксплуатацияләү;

- җиһазларны һәм инструментларны дөрес түгел итеп эксплуатацияләү;

- биналарны, корылмаларны, территорияләрне начар хәлдә тоту.

Хезмәтне саклау буенча таләпләрне бозуларга каршы чаралар

Татарстан Республикасында хезмәт турындагы законнарны үтәмәгән өчен административ җаваплылыкны көчәйтүгә юнәлдерелгән даими эш алып барыла.

Штраф санкцияләреннән тыш, 2021 елның 6 аенда хезмәтне саклау һәм җитештерүләрдәге имгәнүләр өлкәсендә хокук бозу фактлары буенча 83 җинаять эше кузгатылган, судлар тарафыннан алар буенча 5 гаепләү карары чыгарылган.

2021 елның 1 яртыеллыгында республиканың муниципаль берәмлекләрендә хезмәтне саклау буенча координацион советларның 319 утырышы үткәрелде, шул исәптән 104 күчмә утырыш.

Хезмәтне саклау буенча законнарны камилләштерү

Бизнеска артык йөкләнешне киметү максатларында, 2019 елның гыйнварында законнарны масштаблы үзгәртеп кору эше башлады, аны «регулятор гильотина» дип атыйлар.

«Гильотина»ның бурычы – җайга салу өлкәсендә хуҗалык итүче субъектларга карата аңлаешлы һәм төгәл таләпләрнең яңа системасын булдыру, эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларына артык административ йөкләнешне бетерү.

Ике ел дәвамында мәҗбүри таләпләрне билгеләүче 9 меңнән артык норматив акт яңадан каралды я гамәлдән чыгарылды.

2021 елның 1 гыйнварыннан хезмәтне саклау буенча 113 кагыйдә үз көчен югалтты һәм бер үк вакытта хезмәтне саклау буенча 40 яңа кагыйдә үз көченә керде.

Россия Хезмәт министрлыгы күләмле кагыйдәләрне шактый эшкәртте, актуальләштерде һәм гадиләштерде, аларны инструкцияләргә әйләндерде, һәр эш бирүче аларны үз җитештерү үзенчәлекләренә туры китереп җайлаштыра алачак.

Хезмәт министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган сәясәт РФ Хезмәт кодексына кертелгән үзгәрешләрдә үсеш алды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы шулай ук закон проекты турында фикер алышуда актив катнашты. Аерым алганда, медицина тикшерүләрен узганда гына түгел, психиатрия тикшерүе вакытында да эш урыны буенча уртача хезмәт хакын саклау турында Министрлык тарафыннан кертелгән тәкъдим хупланды.

Шулай ук Министрлык хезмәт шартларына дәүләт экспертизасын үткәрү тәртибе һәм хезмәткәрләрне куркынычсыз методлар һәм эшләрне башкару алымнарына укыту процессы буенча тәкъдимнәр әзерләде.

2021 елның 2 июлендә «Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында» 311-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде, ул гомуми бурыч белән берләшкән кайбер яңалыкларны кертә – хезмәтне саклау өлкәсендә исемлекле алымнан риск-юнәлешле менеджментка күчү. Бу хезмәтне саклау өлкәсендә сәясәтне максималь персонализацияләүне күз алдында тота. Төзәтмәләр үз көченә кергәннән соң, эш бирүче конкрет эш урынында барлыкка килгән куркынычларны исәпкә алырга һәм конкрет эш урынында эш үзенчәлекләрен исәпкә алып, хезмәтне саклау өчен шартлар тәэмин итәргә тиеш булачак.

Эш бирүче карар кабул итәргә һәм үз гамәлләре өчен җавап тотарга тиешле мәсьәләләр исемлеге арта. Карарлар һөнәри хәвеф-хәтәрләрне бәяләүгә нигезләнергә тиеш, ягъни эш бирүче хезмәтне саклауның абстракт таләпләре белән түгел, ә конкрет эш урынындагы куркынычтан чыгып чаралар булдырырга һәм хезмәткәргә инструкция бирергә тиеш.



Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International