Махсус Олимпиада кысаларында Татарстан Республикасының стационар социаль учреждениеләренә спорт инвентаре һәм җиһазлар китерү
11.06.2021



Тулы текстны карарга

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХЕЗМӘТ, ХАЛЫКНЫ ЭШ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ ҺӘМ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ

ПРЕСС-РЕЛИЗ

Үткәрү вакыты:

 

Үткәрү урыны:

2021 елның 11 июне, 13.00 сәг.

 

Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йорт (Казан шәһәре, Зур Дәрвишләр авылы, Лесная ур., 1)

Чараның исеме:

Махсус Олимпиада кысаларында Татарстан Республикасының стационар социаль учреждениеләренә спорт инвентаре һәм җиһазлар китерү

2022 елда Казанда Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары узачак. Әлеге масштаблы чараны үткәрүгә әзерлек кысаларында агымдагы елның май аенда Татарстан башкаласында флорбол һәм юнифайд-флорбол буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия ярышлары узды. Анда Россия Федерациясенең 10 субъектыннан 136 атлет һәм 50дән артык тренер, белгечләр һәм команда җитәкчеләре катнашты. Бу ярышлар 2022 елгы Уеннарга Россия җыелма командасын туплау өчен сайлап алу ярышлары булып торды. Илнең спорт делегациясенең резерв составына Яшел Үзән психоневрология интернаты һәм Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йорттан атлетлар да керде.

Командада катнашучыларны ярышларга әзерләү Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләр тарафыннан, Россия Махсус Олимпиадасының Татарстан Республикасы бүлеге, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының адаптив физик культура һәм тормыш иминлеге кафедрасы белән берлектә гамәлгә ашырыла. Әйтик, гражданнарга тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтүче социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Махсус Олимпиаданың «Яшь атлет», «FIT 5 – Яхшы физик форма», «Хәрәкәт активлыгын үстерү (МАТР)» программаларын актив гамәлгә кертәләр һәм кулланалар.

Интеллектуаль үсешендә тайпылышлары булган затларны физкультура чараларында катнашуга әзерләүне нәтиҗәле оештыру максатларында Россия Махсус Олимпиадасы, Россия Спорт министрлыгы катнашында, социаль учреждениеләрне спорт инвентаре һәм җиһазлар белән тәэмин итте.

Татарстан Республикасында мондый ярдәмне инвалидлар, шул исәптән үсешнең менталь үзенчәлекләре булган затлар яши торган 8 стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмасы алды. 8-9 июнь көннәрендә спорт инвентаре һәм җиһазлар түбәндәге учреждениеләргә китерелде:

- Яшел Үзән психоневрология интернаты,

- Казан психоневрология интернаты,

- Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йорт,

- Яңа Чүриле психоневрология интернаты,

- Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йорт,

- Тернәкләндерүнең заманча медик-социаль технологияләрен кулланып хезмәт күрсәтүче Кама Аланы психоневрология интернаты,

- Чистай психоневрология интернаты.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 31 маендагы 394 номерлы карары нигезендә психоневрология интернатлар психик бозылулары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортлар дип исемләнәләр.

Спорт инвентарьлары исемлегенә спорт маталары һәм гимнастик ковриклар, капкачы перчаткалары, футбол, баскетбол һәм волейбол туплары, туплар өчен насослар һәм арбалар, хәрәкәт моторикасын үстерү өчен туплар, секундомерлар, тренер сыбызгылары, бадминтон өчен җыелмалар һ. б. керә.

Махсус Олимпия хәрәкәтен үстерү һәм интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган затларны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан, спорт инвентарен һәм җиһазларны сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлтелгән чаралар үткәргәндә файдаланырга планлаштыралар.



Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International