23 мартта Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты хезмәткәрләре XXII «Милли мәдәниятләр калейдоскобы» район халык иҗаты фестивалендә катнаштылар. Ул ТР Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган иде.
23 мартта Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә җиде предприятие катнашында вакансияләр ярминкәсе узды. Катнашучылар арасында «А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ, «ПКФ «Полюс» ҖЧҖ, «Серго исемендәге завод» ҖБ» АҖ һ. б.
Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында 23 мартта «Мозартика» инновацион-үсеш технологиясе нигезендә тренинг узды. Чараны педагог-психолог Любовь Тимургалиева үткәрде.
Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар өчен кәгазь пластикасы буенча мастер-класс үткәрелде.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларга «Куркыныч хәлләр. Урамда таныш булмаган кешеләр белән ничек мөгамәлә итәргә» дигән презентация күрсәттеләр.
Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара Даун синдромы белән авыручы кеше көненә багышланган тематик атна узды.
«Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» конкурсы 2000 елдан бирле ел саен үткәрелә. Аның максатлары –оешмалар дәрәҗәсендә социаль мәсьәләләрне хәл итүнең мөһимлегенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, иң яхшы социаль проектларны ачыклау, уңай социаль имидж булдыру.
22 мартта Татарстан Республикасының Менделеевск районында яшәүчеләр өчен «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге белән берлектә вакансияләр ярминкәсе оештырылды. Чарада 8 предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты.
«Сәламәтлекне саклау» милли проектының «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар медицина тикшерүе уза.
22 мартта «Демография» милли проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Лариса Голдобина хезмәт алучыларга яшь гаиләгә каралган социаль ярдәм чаралары турында сөйләде.