Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәт яшәү рәвеше нәрсә ул?» дәресе узды. Чараның максатлары – балаларның сәламәт яшәү рәвеше турындагы күзаллауларын киңәйтү, сәламәтлеккә уңай мөнәсәбәт формалаштыру, балаларны сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен үтәргә этәрү.
3 апрельдән Казанның халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте үз эшен үзгәртеп оештыра. Гражданнарны кабул итү территориаль идарәләрдә башкарылачак.
Ведомствоара эш кысаларында 23 мартта Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре гомуми ата-аналар җыелышында катнаштылар. Чара 5 нче гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды.
Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре көндезге тору төркемендә чираттагы дәрес үткәрделәр.
Бөтенроссия конкурсы Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2000 елдан бирле ел саен үткәрелә. Конкурсның төбәк һәм федераль этапларында катнашу бушлай.
Бөгелмә шәһәренең Яшьләр сараенда 23 мартта яшь белгечләр өчен вакансияләр ярминкәсе узды. Чарада 5 урта һөнәри учреждениедән 250 студент катнашты. Яшь белгечләр игътибарына 81 вакансия турында мәгълүмат бирелде.
23 мартта Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә бизнес булдыру мәсьәләләре буенча консультация мәйданчыгы оештырылды. «Бизнес старт» чарасында үз эшен ачуда кызыксынучы 20 кеше катнашты.
22 мартта Тукай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең профконсультантлары «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проектын гамәлгә ашыру кысаларында һөнәри юнәлеш бирү чарасы үткәрделәр. Белгечләр Наталья Биткова, Эльвира Саматова, Илүзә Харрасова һәм Эльвира Гәрәева Советлар Союзы Герое Н. Х. Шәрипов исемендәге Теләнче-Тамак урта гомуми белем бирү мәктәбендә булдылар, анда 8 һәм 10 сыйныф укучылары белән аралаштылар.
Бүгенге көндә Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 139 кеше исәптә тора. Шәһәр һәм район предприятиеләре гражданнарга 3 030 вакансия тәкъдим итә, аларның өчтән бер өлеше диярлек оборона-сәнәгать комплексы өлкәсендә. Мондый саннар әлеге секторның кадрлар белгечләре белән киңәшмәдә яңгырады.
Шушы көннәрдә Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге «АК БАРС» БАНК ГАҖ вәкиле белән очрашу үткәрде. Чара «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында оештырылды.