ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Венера Якупова «Барлык эшләр дә яхшы, үзеңә ошаганын сайла!» дигән дәрес үткәрде. Чара уен элементлары белән әңгәмә формасында үтте.


7
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Деменцияне кисәтү максатыннан Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары белән эшләүдә арт-терапия юнәлешләренең берсе – изотерапия уңышлы кулланыла. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен бу менталь функцияләрне торгызу һәм тормышка карата кызыксыну уяту ысулы. 

Бүген Баулы районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге төркемдә чираттагы дәрес уздырдылар. Катнашучыларны кайчы һәм кәгазь белән эшләргә өйрәттеләр. 

Тәрбияләнүчеләрнең һөнәрләр турында белемнәрен киңәйтү максатыннан 6 июль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр \ өчен социаль приютында «Киләчәк һөнәрләре» дип исемләнгән чара үткәрелде. 

2021 елның 7 июленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 19 780 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 334 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,98 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 1 009 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 32 кешегә кимрәк.

Җәяүле балалар катнашындагы авария хәлләрен кисәтү максатыннан Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган махсус почмак ясадылар. Тематик белешмәлекләр һәм өстәл уеннарыннан тыш, көндәлек куллану өчен күрсәтмә белем бирү реквизиты да булдырылды.

Кичә, 6 июль көнне, җаваплы ата-аналыкны формалаштыру, балаларга карата мәрхәмәтсез карашны иртә кисәтү программасын тормышка ашыру кысаларында социаль риск төркеменә кергән гаиләләр белән ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелде. 

2 июль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе территориясендә балалар Сабантуе узды. Чарада 100дән артык кеше катнашты.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Тере биюләр» Бөтенроссия бию-сәламәтләндерү проекты кысаларында бик теләп бию белән шөгыльләнәләр. Чираттагы дәресләрне түземсезлек белән көткән катнашучылар саны гел арта бара. Элегрәк дәресләргә «бары тик карарга гына» килгән кешеләр дә хәзер рәхәтләнеп бииләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International