ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан республиканың халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга һәм гаилә традицияләрен саклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Социаль хезмәтләр алучыларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Петр һәм Феврониянең мәхәббәт тарихы турында сөйлиләр. 

Менталь тайпылышлары булган инвалидларны социаль адаптацияләү буенча «Син барын да булдырасың!» программасы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

7 июль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Минем финанслар» дигән уен дәресе үткәрелде. 

Шушы көннәрдә Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Анна Закирова «Без гаиләдәге рәхимсезлеккә каршы» дигән акция оештырды. Чара балигъ булмаганнарга карата рәхимсез мөгамәлә, яшерен көчләү, балаларның психологик яктан ябык булу очракларын булдырмауга юнәлдерелгән иде. 

7 июль көнне Теләче муниципаль районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан бәйрәм программасы үткәрделәр. Чарада балигъ булмаган балалар катнашты. 

8 июль көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тематик көн узды. Чарада 33 тернәкләнүче катнашты. 

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә өйдә, урамда, урманда, сулыкларда балаларның куркынычсыз үз-үзләрен тотышы күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән квест узды.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек кысаларында бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә спорт-сәламәтләндерү чарасы узды. Анда 10 социаль хезмәт алучы катнашты.

Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фондының «Ата-ана булу бәхете» дигән социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Бер сәгатькә бала караучы» дигән кыска вакыт тору төркеме эшли. Ул яшь әниләргә, проектта катнашучыларга, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны квалификацияле белгеч күзәтүе астында, махсуслаштырылган уен бүлмәсендә билгеле бер вакытка калдыру мөмкинлеге бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International