ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2021 ел
дүшәмбе

«Гемонт» ҖЧҖ 1 413 хезмәткәр алдындагы гомуми 26 417, 30 мең сумлык бурычын түләде.

Террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны көчәйтү максатыннан Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты территориясендә өйрәнүләр узды.

Юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Миләүшә Авзалова төркемле дәрес үткәрде. Анда социаль хезмәт алучы гаиләләрдән сигез балигъ булмаган бала катнашты.

Шушы көннәрдә Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында социаль адаптация кыенлыклары кичергән яшүсмерләр өчен комплекслы дәрес узды.

8 нче июль көнне Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Сабантуй оештырылды. Профессиональ артистлар социаль хезмәт алучыларны рус һәм татар җырлары, күңелле конкурслар, уеннар һәм спорт ярышлары белән сөендерделәр.

16 июльдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инвалидлар, шулай ук барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак. Чара 13.00 сәгатьтә башлана.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында биергә бик яраталар. Биредә яшәүчеләр зумба фитнес-дәресендә бик теләп катнаштылар. Онлайн-чара «Старость в радость» Хәйрия фонды волонтерлары тарафыннан оештырылды.

Конфликтсыз үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру, балаларның хокукый грамоталылыгын арттыру, диниара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү максатыннан Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында 20 балигъ булмаган бала катнашында квест оештырылды.


11
июль, 2021 ел
якшәмбе

Кичә Кама Тамагы районының Сөйки авылы янында Идел ярындагы мемориаль комплекс янында искә алу чарасы узды. Анда Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин катнашты.


9
июль, 2021 ел
җомга

Кече яшьтән үк һәр бала гади юл йөрү кагыйдәләрен белергә һәм юл аша чыкканда аеруча игътибарлы булырга тиеш. Нәкъ менә шуңа күрә 8 июльдә Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында профилактик дәресләр үткәрелде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International