ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева эш визиты белән Биектау муниципаль районында булып кайтты.

Бүген «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Дөнья барыбыз өчен дә бер» дигән программа кысаларында менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге төркемдә чираттагы дәрес узды.

«Мәгълүмати куркынычсызлык формалаштыру» курсы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Рәмзилә Хафизова «Социаль челтәрләр: төркемнәр һәм берләшмәләр» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Профилактик дәрестә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы алты балигъ булмаган бала катнашты.

Караучысызлыкны кисәтү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Марта Камалова «Җитештерүчеләр һәм кулланучылар» дигән төркемле дәрес үткәрде. Анда алты балигъ булмаган бала катнашты.

13 июль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар «Куркынычсыз тормыш» дигән чарада катнаштылар. Ул кеше тормышына сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Шушы көннәрдә Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тантаналы рәвештә спорт мәйданчыгы ачылды. Район инвалидлар җәмгыяте «Йөрәктән йөрәккә» социаль проектын тормышка ашырган өчен учреждениегә шундый бүләк ясады.


12
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фондының «Ата-ана булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Биектау районының «Өмет» үзәге психологы төркемле дәрес үткәрде.

Бүген Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында беренче төркем укучылар «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча эшләү буенча йомгаклау тестын тапшырдылар.

9 июль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучыларның тернәкләндерү потенциалын күтәрүгә һәм аларның җәмгыятькә социаль интеграциясенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән спорт бәйрәме узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International