ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

13 июль көнне Теләче районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Ф. Т. Гайнетдинова балигъ булмаганнар өчен «Казан шәһәренең истәлекле урыннары» фильмын карау оештырды.

Сишәмбе көнне Яр Чаллыда социаль яклау идарәсе башлыгы Ирина Скрябина «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәт коллективы белән очрашты.


14
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Асфальтта рәсем ясау көне ел саен 16 июльдә билгеләп үтелә. Бу иң гадәти булмаган бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне барлык теләүчеләр урамга чыга һәм төсле акбурлар белән рәсем ясый.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты Тәтеш муниципаль районында 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла. 2020 ел эчендә диспансерлаштыру узу өчен медицина учреждениесенә 65 яшьтән өлкәнрәк 638 пенсионер китерелде. 2021 елның беренче яртыеллыгында әлеге категориядәге 300 кеше проект кысаларында квалификацияле докторларда булдылар, флюорография һәм маммографик тикшерүләр уздылар, шулай ук төрле анализлар бирделәр.

14 июльдә «Бәхетле аналык» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Тукай район үзәк хастаханәсе базасында йөкле хатын-кызлар белән чираттагы гамәли дәрес үткәрелде. «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова тыңлаучыларга «Аналыкка психологик әзерлек» дигән темага материал әзерләде.

Шушы көннәрдә Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Анжелика Пушкова малайлар төркемендә патриотик сәгать үткәрде.

2021 елның 14 июленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 19 236 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 544 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,95 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 511 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 64 кешегә кимрәк.

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән эшләүдә социаль-хезмәт тернәкләндерүенә зур игътибар бирелә. Бу очракта хезмәт терапиясенең максаты – депрессия, нерв бозылуларын җиңеп чыгарга, организмның югалган функцияләрен торгызырга ярдәм итү.

Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә сөйләм, хәтер һәм фикерләүне үстерүгә юнәлдерелгән чара узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International