ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2022 ел
җомга

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өлкәннәр белән эшләүдә хезмәт терапиясе кулланалар.

Бүләк мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә күренекле казанышлары өчен инвалид кешеләргә бирелә. Гаризалар 2022 ел ахырына кадәр кабул ителә.

Мәдәни-ял учреждениеләре, музейлар, театрлар, училищелар һәм сәнгать мәктәпләре, тарихи мирас объектлары үтемлелеген арттыру, инвалид булган кешеләрне социомәдәни тернәкләндерү буенча иң яхшы практикаларны гамәлгә кертү максатыннан 25-31 март көннәрендә «Мәдәният өлкәсендә уңайлы мохит» дигән бөтенроссия Тоталь тестын үткәрү планлаштырыла.

«2014-2021 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 17 мартта Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Уңышлы булырга өйрәнәбез» дигән темага тренинг дәресләре үткәрде. Чарада 44 балигъ булмаган бала катнашты.

Хәзерге заман балалары даими рәвештә контрольсез һәм күзәтүсез Интернеттан файдаланалар. Балаларның мәгълүмати куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү һәм аларның мәгълүмати киңлектә куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан 15 нче март көнне Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Ольга Бывальцева татар гимназиясе базасында «Интернет дөньясының су асты ташлары» дигән дәрес үткәрде. Чара «Цифрлы гигиена» эш программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

17 мартта Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Яшь атлет» программасы буенча спорт-күңел ачу чарасы узды. Аны физик культура буенча инструктор Л.Ю. Кирамова, реабилитолог Г.В. Локманова «Комсомолец» спорт мәктәбе тренеры Е.П. Кускова белән бергә үткәрделәр.

17 март көнне көндезге төркем эше кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 18-40 яшьлек аутистик спектры тайпылышлары булган кешеләр өчен чираттагы дәрес уздырганнар.


17
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

15 мартта Казанда Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе советы утырышы узды. Чара 2021 елда социаль-икътисадый сәясәт үткәрү һәм 2021-2022 елларга социаль партнерлыкны үстерү турында республика килешүен үтәү нәтиҗәләренә багышланган иде.

2022 елның беренче кварталында Буа районы «Гармония» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече «Карандаш белән бармак гимнастикасы» технологиясен керткән. Дәресләр өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән социаль-тернәкләндерү чаралары кысаларында үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International