ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2022 ел
дүшәмбе

«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль-тернәкләндерү чаралары исемлеген киңәйтүне дәвам итәләр.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар Дмитрий Владимирович һәм Александра Николаевна якыннарының һәм дусларының игътибар үзәгендә. 21 мартта дөньяда ел саен Бөтендөнья Даун синдромлы кешеләр көне билгеләп үтелә.

18 нче март көнне Мамадыш районындагы «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр шушы көннәрдә ачылган яшьләр үзәгендә булдылар. Үзәк директоры Раушания Сәйфетдинова балалар өчен кызыклы экскурсия үткәрде.

2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә озак вакыт карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелде.


18
март, 2022 ел
җомга

Бүген Россиядә Кырымның Россия белән кушылуына сигез ел тулуны билгеләп үтәләр. Шушы көн уңаеннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә төрле чаралар уза.

17 март көнне Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Зилә Мөдәрисова йөкле хатын-кызлар белән түгәрәк өстәл үткәрде. Чара хатын-кызлар консультациясе базасында узды.

17 март көнне Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мисс «Астра» – 2022» конкурсы узды.

«Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит» Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясе кысаларында 17 март көнне Менделеевск районының «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Сәламәтлек поезды» дигән танып-белү уены узды. Чараны социаль эш буенча белгеч М.А. Шкляева үткәрде.

17 март көнне Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Хокукым бар» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Чараның максаты – хокукый тәртип дәрәҗәсен күтәрү һәм тернәкләнүчеләрнең хокукый грамоталылыгын үстерү.

21 мартта билгеләп үтелүче Бөтендөнья Даун синдромлы кешеләр көне кысаларында «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Кызгылт-сары кәеф» дигән мәгълүмати акция башлап җибәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International