Шушы көннәрдә Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәткәр Анна Волкова «Һөнәри коммуникацияләрдә шәхси нәтиҗәлелек» дигән тренингта катнашкан. Чара ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге базасында узды.
Түбән Кама «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Карау һәм тернәкләндерү мәктәбенең чираттагы дәресе узды. Күптән түгел эшкә урнашкан социаль хезмәткәрләр өчен социаль эш буенча белгеч Г.М. Сабирова «Куркынычсыз пространство оештыру» дигән темага дәрес үткәрде.
Лениногорск муниципаль районында «Сугышның хатын-кыз йөзе түгел...» дигән социаль-гуманитар проектны тормышка ашыру дәвам итә. Шушы көннәрдә «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Зилә Мөдәрисова тимурчылар отряды белән чираттагы акция үткәрде.
21 мартта Бөтендөнья Даун синдромлы кешеләр көне билгеләп үтелә. Бу көннең максаты – җәмәгатьчелек игътибарын мондый кешеләрнең хокукларына һәм мөмкинлекләренә җәлеп итү.
30 июньгә кадәр «Ак таяк» Халыкара хәйрия фестиваленә конкурс нигезендә сайлап алу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.
Бүген Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Кояшлы куян» дигән чара узды. Ул Бөтендөнья Даун синдромлы кешеләр көне кысаларында узды.
Минзәлә районы «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Спорт төрләре» дигән танып-белү спорт-сәламәтләндерү чарасы узды.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләрне һөнәрләр белән таныштыруын дәвам итә. Моның өчен район оешмаларына экскурсияләр оештырыла.
Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Лиана Габидуллина балалар белән аралашу сәгате үткәрде. Ивановка авылында 5 нче номерлы социаль участокта узган чара вакытында медиакуллану культурасы турында сөйләштеләр.
Өй шартларында өлкән яшьтәге гражданнарны карау алымнарына өйрәтүне күздә тоткан «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясен гамәлгә кертү кысаларында 17 нче март көнне Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече шәхси дәрес үткәрде.