ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2022 ел
сишәмбе

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «һавадан сәламәтлек» дигән социаль проект үз эшен дәвам итә. Ул социаль хезмәтләр алучылар өчен үлән калдыклары нигезендә фиточәй һәм кислород коктейльләре ясау һәм куллану өчен махсус оештырылган мәйданчык булдыруга юнәлтелгән.

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Нәүрүз бәйрәме күптән инде күркәм традициягә әверелде. Кичә учреждениедә күңелле бәйрәм булды, ул социаль хезмәтләр алучыларны сөендерде.

2022 елның 15-16 июнендә Мәскәүдә күп балалы гаиләләрнең Бөтенроссия форумы узачак. Проектны оештыручылар – Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды һәм «Мәскәү шәһәренең күп балалы гаиләләре берләшмәсе» РИО.

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында тәрбияче Инна Нурмиева «Рус теле илендә» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрде.

21 мартта бөтен дөньяда Даун синдромлы кешеләр көнен билгеләп үттеләр. Хәзерге дөньяда мондый синдромлы кешеләр – җәмгыятьнең укый, үсә, эшли, гаилә кора һәм билгеле бер үрләргә ирешә торган актив әгъзалары. Аларга вакытында ярдәм күрсәтү бик мөһим, педагогик яктан гына түгел, психологик яктан да. Ярдәм ни кадәр иртә күрсәтелсә, социумга җайлашу шулкадәр җиңелрәк булачак.

Балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова «Туган ягыбызга» дигән виртуаль экскурсиядә катнашу өчен китапханәгә бару оештырды. Кама Аланы бистәсенә нигез салынуның 40 еллыгына багышланган чарага 29 балигъ булмаган бала килгән.

21 март көнне Тәтеш районында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды.


21
март, 2022 ел
дүшәмбе

18 мартта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчъяклы республика комиссиясе каршындагы халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Чара видеоконференция форматында узды.

«Таттрансгидромеханизация» ЯАҖ 44 хезмәткәр алдындагы гомуми суммасы 2 697,7 мең сум булган бурычын каплаган.

«Игелек маршрутлары» Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларга ярдәм итү һәм социаль-иҗади тернәкләндерү үзәге» АКБО Чиксез талантлар V ачык республика яшьләр фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итүне башлап җибәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International