ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2022 ел
чәршәмбе

18 март көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Анда шәһәрнең социаль сферасы оешмалары һәм «Нәфис Косметикс» (Казан) косметика җитештерүче иң эре компания катнашты.

Кичә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен «Игелекле чәчтараш» дигән хәйрия акциясе үткәрелде.

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече 3 нче социаль участокның балигъ булмаган балалары белән Буа мәдрәсәсенә экскурсия оештырды. Чараның максаты: балаларда әхлакый тәртипкә мотивация формалаштыру, үз һәм башка диннәргә карата хөрмәт тәрбияләү.


22
март, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Баш авыртканда нокталы массаж» дигән темага чара узды. Аның максаты – социаль хезмәтләр алучыларны үзмассаж техникасы белән таныштыру.

«Ата-аналар мәктәбе» проекты кысаларында Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда конструктив практисны үстерү» темасына гамәли дәрес уздырылган.

Бүген Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева булып китте. Районның социаль тармагы белән министр урынбасарын район социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова таныштырды.

«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны Covid-19дан вакцинация һәм диспансеризация үтү өчен Менделеевск үзәк район хастаханәсенә илтә.

Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыру дәресләренә зур игътибар бирелә. Еш кына дәресләргә янгын куркынычлары турында сөйләүче ГТХМ вәкилләре чакырыла.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова балалар өчен ышаныч телефоны эше турында мәгълүмат бирү эше кысаларында «Үзеңне үпкәләтмә» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Чара 16 нчы социаль участокта узды.

Юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хәйрова социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен викторина оештырган. Чара ДБУ «Юл хәрәкәте иминлеге» вәкиле Илсөя Сафонова белән берлектә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International