Түбән Кама районы «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Тәрәзә төбендә бакча» проектын тормышка ашыру кысаларында суган утырттылар һәм су белән вазага юкә ботакларын куйдылар.
«Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит» гомумроссия наркотикларга каршы акциясе кешеләрнең игътибарын наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга һәм аларны медицина максатларында булмаган куллануны профилактикалауга җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова «Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит» дигән Бөтенроссия акциясе кысаларында 22 мартта «Мин тормышны сайлыйм» дигән дәрес үткәрде. Әлеге чара балигъ булмаганнарның игътибарын бүгенге көндәге төп проблемаларның берсенә – наркоманиягә җәлеп итү максаты белән үткәрелде.
Бүген Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада түбәндәге эш бирүчеләр катнашты: «Элекон заводы» АҖ, «Метроэлектротранс» МУП, «ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының хуҗалык һәм сервис белән тәэмин итү үзәге» ФКУ, 150 нче балалар бакчасы, «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, «Водоканал» МУП, «НӘФИС Косметик» АҖ, «Аромат» АҖ, «ЖКХ Инвест плюс» ҖЧҖ.
Яр Чаллы «Перекресток» социаль адаптация үзәге базасында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Р.С. Габдрахманова «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» стационар алыштыручы технологияне гамәлгә ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны карау кагыйдәләренә өйрәтте.
«Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында 22 мартта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская Җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсе хезмәткәре белән берлектә «Без ничек аралашабыз» дигән дәрес үткәрде.
Балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү буенча эш программасын тормышка ашыру кысаларында «Киләчәк ныклы фундаментта» һөнәри юнәлеш бирү аша Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Ольга Бывальцева балигъ булмаганнар өчен экскурсия оештырды. Балалар С. Өметбаев ис. Минзәлә дәүләт татар драма театрында булдылар.
Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Резедә Габдрахманова республиканың төрле районнарыннан килгән коллегаларын укытуны дәвам итә.
2022 елның 23 мартына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 9 907 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 137 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,49 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Алабугада рәсми рәвештә теркәлгән 199 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 12 кешегә кимрәк.