ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Бүген, 24 март көнне, Яр Чаллы шәһәрендә эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте.

Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2021 елның 15 июненнән өйдә социаль хезмәт алучылар өчен социаль пакет кысаларында хезмәт күрсәтү каралган. Бу «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Шушы көннәрдә Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәм тамашасы узган. Чараны Гагарин исемендәге мәдәният йорты артистлары үткәрде.

23 март көнне Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Һөнәрчелек йорты белгечләре «Чүлмәк ясау осталыгы серләре» дигән гамәли дәрес уздырганнар. Чараның максаты – балаларны рус халкы һөнәрләре традицияләре белән таныштыру.

Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Анна Закирова 23 март көнне «Сәламәт гаилә серләре» дигән технологияне тормышка ашыру кысаларында дәрес үткәрде. Яшүсмерләр белән зарарлы гадәтләр һәм аларның организмга тискәре йогынтысы турында фикер алыштылар.

23 март көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 2 нче социаль участокта яшәүче гаиләләргә ведомствоара экскурсия оештырганнар. Ведомствоара төркем составына опека һәм попечительлек секторы мөдире, гаилә иминлеге һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча инспектор керде.

Буа муниципаль районында ялгыз һәм ялгыз яшәүче 80 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк гражданнарны өйләренә барып карау дәвам итә. Өйләрне йөреп чыгу максаты – яшь һәм (яки) сәламәтлек торышы аркасында төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә тәэмин итә алмый торган өлкән яшьтәге гражданнарны ачыклау, шулай ук өлкәннәр белән янгын-профилактик эш алып бару һәм ашыгыч хезмәтләрнең телефоннары турында мәгълүмат бирү.

«Әдәби кичләр» социаль технологиясе кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан социаль хезмәтләр алучы Юрий Ивановичның өендә чара уздырылган. Очрашу үзәк шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә курчаклар ясау буенча мастер-класс узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International